ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Түбән Кама муниципаль район башлыгы итеп сайланды
Рәсми
  • 23 Сентябрь 2020 - 15:24
  • Караулар: 131
Бүген дүртенче чакырылыш Түбән Кама муниципаль район Советының беренче сессиясендә депутатлар район башлыгы итеп, яңа срокка Айдар Метшинны сайлады. Аның өчен 31 депутат тавыш бирде.

Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Бикмурзин һәм Руслан Гыйззәтуллин катнашты. "Айдар Рәис улы белән 13 ел эшлибез, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Кызыл Чишмә авыл җирлеге башлыгы Илдус Зәйнетдинов. - Бу - бик яхшы хуҗалыкчы һәм ул башкарып чыккан эшләр турында сөйләргә бер көн дә җитмәс иде. Ул кешеләргә таләпчән, әмма үзенә карата йөз мәртәбә күбрәк таләпчән. Аның җитәкчелегендә Түбән Кама муниципаль районының уңышлы үсеш юлын дәвам итәчәгенә ышанам”.

Айдар Метшин, үз чиратында, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә күп кенә уңай үзгәрешләр булуын, аның тотрыклы социаль-икътисадый үсеше тәэмин ителүен ассызыклады: "Минем өчен бу вазыйфада булу - зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Түбән Кама муниципаль районы территориясе иң яхшыларның берсе булсын өчен, алга таба да кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен”.

Сайланганнан соң, Айдар Метшин ант бирде. Сессиядә шулай ук төп эшеннән азат ителгән нигездә район башлыгы урынбасары билгеләнде. Ул – Түбән Кама муниципаль районы Советының хокук бүлеге җитәкчесе Александр Умников. Төп эшеннән азат ителмәгән нигездә район башлыгы урынбасары итеп, Тимур Гәрәев сайланды.

Депутатлар карары буенча хәзер биш даими эшләүче комиссиягә тагын берәү өстәлә, ул аграр мәсьәләләр, авыл җирлекләре территорияләрен үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*