ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Түбән Кама мэры итеп сайланды
Рәсми
  • 23 Сентябрь 2020 - 12:28
  • Караулар: 28

Түбән Кама шәһәре Мэры итеп,  Айдар Метшин сайланды. Аның өчен IV чакырылыш шәһәр Советының беренче сессиясендә катнашкан 25 депутат тавыш бирде.

Совет утырышы Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды.  Әсгать Сәфәров түбәнкамалыларга узган сайлауларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. "Мэрны сайлау – бөтен шәһәр өчен хәлиткеч карар, - дип ассызыклады ул үзенең чыгышында. - Түбән Кама Татарстанның социаль-икътисадый картасында аерым урын алып тора, монда тулаем төбәк продуктының 8% ы формалаша. Бу - барлык түбәнкамалыларның казанышы, һәм биредә югары тормыш дәрәҗәсе тәэмин ителергә тиеш, республика үсешенә сез  лаеклы өлеш кертәсез”.

"Уртак эшебезнең барлык еллары  Түбән Кама үсешенә юнәлдерелгән эшләр белән тулы, - дип белдерде үз чыгышында Айдар Метшин. – Нәрсәдер яхшы килеп чыкты, нәрсәдер юк, әмма безнең барлык омтылышлар түбәнкамалыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Казанышларның барысы да -   депутатлар корпусы, сәнәгать предприятиеләре белән уртак эшчәнлек нәтиҗәсе.

Халык мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп, без үсешнең төп юнәлешләрен билгеләдек, бу – транспорт проблемалары, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, экология мәсьәләләрен алга таба хәл итү. Болар барысы да бердәм команда эше шартларында хәл ителә. Түбән Кама матуррак һәм яхшырак булсын өчен, мин сезнең белән бергә эшләячәкмен, чөнки мин, сезнең кебек үк, үз шәһәремне бик яратам".

Сайланганнан соң, Айдар Метшин ант бирде һәм барлык катнашучыларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

Сессиядә шулай ук Түбән Кама Мэры урынбасарлары сайланды. Төп эшеннән азат ителгән нигездә Түбән Кама Мэры урынбасары итеп,  җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге җитәкчесе Марина Камелина, төп эшеннән азат ителмәгән нигездә Мэр урынбасары итеп,  ТҖҮ советлары белән җитәкчелек итүче Тимур Гәрәев сайланды. Ике җитәкче дә Түбән Кама бердәм округы буенча «Бердәм Россия» депутатлары булып тора.

Халык ышанычлылары карары буенча, элеккечә үк Түбән Кама шәһәр Советының 4 даими комиссиясе эшләячәк.

 






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*