ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рөстәм Миңнеханов туры эфирда Түбән Камада экологиягә кагылышлы сорауга җавап бирде
Рәсми
  • 11 Сентябрь 2020 - 15:36
  • Караулар: 50

Рөстәм Миңнеханов республика халкы сорауларына туры эфирда җавап бирде. Президентка Түбән Камада яшәүче Никита Якомаскин да мөрәҗәгать итте. Ул ТР Президентыннан шәһәрдәге экологик хәлне яхшырту планнары турында сорады.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, ТРда гамәлгә ашырыла торган барлык индустриаль проектлар да экология буенча соңгы дөньякүләм стандартларга туры килә. ««Танеко» га чыга аласыз — сез хәтта исне дә тоймассыз», - дип билгеләп үтте бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул «Таиф-НК»ны реконструкцияләү буенча зур программа баруын әйтте. «Әмма модернизацияләнә торган иске производстволарыбыз да бар, һәм, әлбәттә, экология буенча кайбер мәсьәләләр бар. Чистарту корылмалары өлешендә ТАИФ компанияләре төркеменең зур эш башкаруын билгеләп үтәргә кирәк. Анда начар ис бар иде — бу мәсьәләне алар хәл иттеләр. Зур инвестицияләр кертелде. Өстәвенә, алар бик зур коллектор салдылар. Ялгышмасам, 14 метр тирәнлектә».

Президент Түбән Камада экологик ситуацияне контрольдә тоту системасы көчәюе турында сөйләде. Шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре дә экологиягә басымны киметү буенча эш алып баралар.

Республика җитәкчесе Түбән Кама районында сәнәгать производстволарының әйләнә-тирә мохиткә басымын киметү буенча эш дәвам итәчәгенә ышандырды.

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*