ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Олег Морозов Түбән Кама шәһәр электр транспорты предприятиесендә булды
Рәсми
  • 12 Август 2020 - 14:20
  • Караулар: 94

 Федерация Советы әгъзасына экскурсияне транспорт компаниясе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллин үткәрде.

“Мондыйда мин малай чакта йөрдем", - дип искә алды Олег Морозов, депода ремонтта булган Рига заводы вагонын күргәч. Мәскәү кунагы заманча трамвайларны да карады.

“Безнең илкүләм проект кысаларында 6 трамвай һәм 24 автобус алу мөмкинлегебез бар", - дип, үз фикерен уртаклашты экскурсия барышында Айдар Метшин. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, ул бу хакта ТР транспорт министры Ленар Сафин белән сөйләшкән.

Система транспорта: в Нижнекамске могут появиться дополнительные 6 трамваев и 24 автобуса

Кунаклар предприятиенең бөтен территориясен карап чыктылар. Биредә депо һәм ремонт остаханәләреннән тыш, станокларда трамвай өчен запас частьләр ясаучы фрезерчылар мастерское, форма киеме склады, уку сыйныфы, ике музей һәм хәтта хезмәткәрләр өчен бассейнлы һәм бильярдлы ял зонасы да бар.

“Миңа сездә бик ошады”, - дип билгеләп үтте соңрак Олег Морозов. Рафаил Хәбибуллин сенаторга шәһәрдә яңа трамвай линиясе сузуда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Проект инде эшләнгән, хәзер иң мөһиме - финанслау чыганакларын билгеләү. Олег Морозов әлеге мәсьәлә белән танышырга вәгъдә бирде.

Очрашуда белем бирү, пенсия реформасы темалары күтәрелде. Хезмәткәрләр Айдар Метшин белән дә аралашырга өлгерделәр: яңа төзелешләр районында яшүсмерләр клубы, шахмат үзәге ачуны сорадылар. Түбән Кама мэры әлеге мәсьәләләрнең контрольдә булуын һәм уңай хәл ителәчәген җиткерде.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*