ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Олег Морозов Түбән Кама китапханәчеләре белән очрашты
Рәсми
  • 12 Август 2020 - 13:56
  • Караулар: 62

Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов Түбән Кама китапханәчеләре белән очрашты.

Очрашу барышында Олег Морозов Тукай исемендәге уку паркында да булды, аңа парк һәм шәһәр үзәк китапханәләренең заманча стиле бик ошады.


"Безнең илдә китапханәләр белән барысы да тәртиптә түгел. Бу - минем китапханәләрнең актуальлеген югалтуын тойганнан соң, 15 ел элек туган фикерем. Хәзер кешеләр планшет, телефоннар, компьютерлардан укый башлады, һәм миндә әлеге культура элементы каядыр китә дигән тәэсир калды. Бу җәһәттән сез мине шаккаттырдыгыз. Бина һәм паркка бик сокландым. Хәзерге сезнең китапханә - белем яктысының бер өлеше кебек",- диде Олег Морозов.

Аның сүзләренә караганда, хәзер яшьләр аз укый, кайберәүләр Печоринның кем икәнен белми дә. Сәясәтче классика, тарихи әсәрләрне, рус һәм татар шагыйрьләренең (тәрҗемә) шигырьләрен зур кызыксыну белән укуы турында сөйләде.


Китапханәчеләр Олег Морозовка үз проблемаларын да җиткерделәр. Шуларның иң мөһиме - китап фондын Россия нәшриятлары яңалыклары белән тулыландыру. Бу төр әдәбиятны сатып алу өчен, федераль бюджеттан акча бүленми. Финанслау бары тик муниципаль бюджеттан гына бара, ә бу акчалар җирле һәм республика вакытлы басмаларына гына җитә. Шулай ук фонд Татар китап нәшрияты хисабына тулылана, анда ТР язучылар китаплары чыгарыла.


Моннан тыш, китапханәләрне капиталь ремонтлау мәсьәләсе дә күтәрелде. Әлегә 16 шәһәр китапханәсеннән икесендә генә ремонт ясалган, ә бит учреждениеләрнең күпчелегенә 40 ел элек нигез салынган. Хәзерге вакытта Шинчылар проспектында урнашкан Яшьләр китапханәсен үзгәртеп кору эшләре бара, анда микрорайонның мәдәни үзәген ачу планлаштырыла.


Сәясәтче барлык бу сорауларны контрольгә алачагын һәм аларны чишү юлларын эзләячәген җиткерде.

    Алмаз Фәттахов фотолары.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*