ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре 10 мең сум күләмендә тагын бер түләү алачак
Рәсми
  • 25 Июнь 2020 - 14:07
  • Караулар: 58

Июль аенда ата-аналар 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә акча ала алачак. Гомумән алганда, ярдәм чарасы 28 млн балага кагылачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Ярдәм күрсәтүгә кабат гариза язарга кирәкми, акча автомат рәвештә күчереләчәк. 

 «Июнь аенда түләүләр алган кешеләргә икенче тапкыр акча автомат рәвештә күчереләчәк. Ярдәм күрсәтүгә кабат гариза язарга кирәкми. Шундый ук автоматлаштырылган түләү механизмы 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дә кагыла», — диде ул.

Ниндидер сәбәп аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кешеләр моны гади һәм уңайлы формада: дистанцион рәвештә яки Пенсия фонды бүлеге аша эшли ала.

РПФ сайты : https://es.pfrf.ru. Белешү өчен: 45-33-09.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*