ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышын тикшерде
Рәсми
  • 01 Июнь 2020 - 13:19
  • Караулар: 82
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру барышын тикшерде. Республика Президенты Кызыл Чишмә бистәсе  Үзәк урамындагы ишегалдында булды.

Территория биш йортны берләштерә, бу йортларда 235 кеше яши. Төзекләндерү эшләре апрель ахырында ук башланды. Эш башланыр алдыннан  архитекторлар йорт яны территориясен төзекләндерү схемасын тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов эш башкарганда барлык сыйфат стандартларын үтәүнең мөһимлегенә игътибар итте. "Катлаулы вазгыятькә карамастан, без халыкта ихтыяҗ булган барлык программаларны да сакладык. Ишегалларын төзекләндерү    - әлегәчә күрелмәгән масштаблы тиңе булмаган проект", - дип искәртте ул.

Айдар Метшин күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен реконструкция проектларын эшләүчеләр белән элемтәдә булу, өстенлекле эш төрләрен сайлап алуның  мөһимлеге турында  сөйләде. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, киләсе елда бу ишегалдында төзекләндерү эшләрен дәвам итү планлаштырыла:  йортларның фасадлары капиталь төзекләндереләчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*