ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: "Бердәмлеккә, үзара ярдәмләшүгә өндәүче бу көннәрнең әһәмияте бик зур"
Рәсми
  • 24 Апрель 2020 - 07:00
  • Караулар: 167

Хөрмәтле түбәнкамалылар, мөселманнар!

Сезне Рамазан ае башлану белән ихлас котлыйм!

Бердәмлеккә, милләтара татулыкка, шәфкатьлелеккә һәм үзара ярдәмләшүгә өндәүче бу көннәрнең әһәмияте бик зур. Бу сыйфатлар безгә бүгенге катлаулы шартларда, бөтен дөнья пандемия, мәкерле вируска каршы көрәш алып барганда аеруча кирәк. Нәкъ менә хәзер без, башка вакыттагыга караганда да, уй-ниятләребездә тагын да бердәмрәк булырга, бер-беребезгә сабыр һәм игътибарлы мөнәсәбәттә булырга тиешбез.

Изге Рамазан көннәре безнең барыбыз өчен дә игелекле гамәл көннәре булсын, җирлегебездә тынычлык һәм татулыкны тагын да ныгытуга ярдәм итсен.

Һәр гаиләдә тынычлык, бәрәкәт, сәламәтлек һәм иминлек хөкем сөрсен.

Изге Рамазан көннәрендә сезгә көч һәм рух ныклыгы телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*