ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Радмир Беляев бертавыштан Түбән Кама районы башлыгы итеп сайланды
Рәсми
  • 24 Сентябрь 2025 - 14:11
  • Караулар: 96

Түбән Кама мэры Радмир Беляев бертавыштан Түбән Кама районы башлыгы итеп сайланды. Карарны бүген Түбән Кама муниципаль район Советы депутатлары V чакырылышның беренче сессиясендә ачык тавыш бирү юлы белән кабул иттеләр.

Радмир Беляев единогласно избран главой Нижнекамского района

Аның кандидатурасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан премьер-министры урынбасары, республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте: «Радмир Илдар улы үзенең җаваплылыгын, җитәкченең эшлекле сыйфатларын исбатлады. Бурычлар һәм сораулар бик күп. Ышанам ки, Радмир Илдар улының лидерлык сыйфатлары, тәҗрибәсе һәм белеме аңа районның социаль-икътисади үсешенә куелган барлык бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк».

«Ышанам ки, Радмир Илдар улы кандидатурасы республика җитәкчелеге куйган бурычларны хәл итү өчен аеруча туры килә. Көчле лидер - ул көчле территория», - дип җиткерде РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов ассызыклаганча, республиканың уңышы – сәнәгать секторы һәм хакимият институтының берләшүе: «Без Радмир Илдар улы белән кешелек кыйммәтләрендә бөтенләй туры килдек – төбәкне үстерү өстендә эшләү генә түгел, ә аны иң яхшысы итү. Барлык күрсәткечләр буенча да лидер булырга тиешбез: мәгариф, спорт, фәнни кластерларда. Без Түбән Каманың лидер булуын һәм киләчәктә дә булачагын исбатларбыз. Бездә моның өчен барысы да бар».

Радмир Беляев единогласно избран главой Нижнекамского района

«Татнефть» ГАҖ нефть-газ химиясе комплексы директоры Азат Бикмурзин да Радмир Беляевның инициативалылыгын һәм бизнесменнар белән уртак тел таба белүен билгеләп үтте: «Радмир Илдар улының Түбән Камада эшләгән биш ае аның 2016 елда ук биредә салынган курсны тотуын күрсәтте. Мин шәһәрдә әлеге кыска вакыт эчендә булган җитди үзгәрешләрне күрәм».

«Районның потенциалы гаять зур, Радмир Беляев аны җитәкли дә, яңа үрләргә дә ирештерә алачак. Аның принцибы ачык: әгәр эшләсәң, бик яхшы эшләргә кирәк. Бу эшнең нәтиҗәсе шәһәр урамнарында күренә», - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов. Шулай ук эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге исеменнән Радмир Беляев кандидатурасын «КЗПМ» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Иванов та хуплады.

Радмир Беляев единогласно избран главой Нижнекамского района

Тавыш бирү алдыннан Радмир Беляев район башлыгы вазифасындагы өстенлекле юнәлешләрне билгеләде: авылда эшлекле активлыкны үстерү, шәһәр һәм авыл инфраструктурасын яхшырту, челтәрләрне алыштыру эшен дәвам итү, юлларны тәртипкә китерү, кадрларны программа буенча тоту һәм җәлеп итү, СВО сугышчыларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү һәм башкалар.

«Авыл җирлекләрендә эшләребез шактый. Хәзер авылларга ярдәм итү буенча юл картасы эшләнә. Уртак тырышлык, авыл җирлекләре һәм Кама Аланы башлыкларының актив катнашуы белән, беренче чиратта, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәчәкбез һәм райондагы шартлар шәһәрдәгедән ким булмасын өчен эшләячәкбез», - дип йомгаклады ул.

Радмир Беляев единогласно избран главой Нижнекамского района

Радмир Беляев единогласно избран главой Нижнекамского района

Радмир Беляев Түбән Кама муниципаль районы башлыгы антын кабул итте һәм сессияне дәвам итте. Шулай итеп, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп Александр Умников һәм Ленар Әхмәтов сайланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын тиешле конкурска кадәр Рөстәм Латыйпов башкарачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^