ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Хакимият органнарына мөрәҗәгатьләр бирү кагыйдәләре үзгәрде
Рәсми
  • 07 Апрель 2025 - 10:40
  • Караулар: 59

2025 елның 30 мартыннан Россиядә гражданнарның дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләренең яңартылган кагыйдәләре үз көченә керде. Түбән Камада булган үзгәрешләр һәм халыктан иң еш бирелә торган сораулар турында "Эшлекле дүшәмбе"дә Эш башкару һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Светлана Илдарханова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ел саен администрациягә 3000 нән артык мөрәҗәгать килә.

 Изменились правила подачи обращений в органы власти

Гражданнарның «РФ гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»гы федераль закон кысаларында каралырга тиешле мөрәҗәгатьләре Түбән Кама администрациясе һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең электрон почтасы аша кабул ителми.

Хәзер рәсми электрон мөрәҗәгатьләрне гражданның идентификациясен һәм аутентификациясен тәэмин итә торган Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (Дәүләт хезмәтләре) аша гына җибәрергә кирәк. Шулай ук мөрәҗәгатьне Түбән Кама муниципаль районының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша да тапшырырга мөмкин.

Интернет кабул итү бүлмәсеннән тыш, федераль закон кысаларында яшәүченең рәсми мөрәҗәгате өчен актив файдаланыла торган каналлар булып түбәндәгеләр кала:

• Язма мөрәҗәгатьләр: Россия почтасы, курьер хезмәте, административ бина тамбурындагы мөрәҗәгатьләр өчен ящик аша яисә шәхсән белгечкә.

• Телдән мөрәҗәгатьләр: шәхси кабул итүдә (39-17-17 телефоны буенча) яисә 473-473 "төп" телефоны буенча.

Халык хәбәр җибәрә ала торган мәгълүмати платформалар булып түбәндәгеләр кала:

• ПОС – кире элемтә платформасы (Дәүләт хезмәтләре порталында карарга мөмкин)

• Халык контроле.

Светлана Илдарханова билгеләп үткәнчә, соңгы елларда электрон рәвештә килгән мөрәҗәгатьләр саны артуы күзәтелә. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге гадәттәгечә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинга юнәлтелгән.

  Изменились правила подачи обращений в органы власти

2024 ел мөрәҗәгатьләре, 2023 ел белән чагыштырганда, сорауларның характеры үзгәрмәвен күрсәтте. Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре алда бара.

МХО белән бәйле мөрәҗәгатьләргә аерым игътибар бирелде. 2024 елда МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына төбәк һәм җирле түләүләр һәм ташламалар алуга хокукларны аңлатуга кагылышлы 150 дән артык шундый мөрәҗәгать керде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә тиз арада каралды һәм авторларга вакытында җаваплар җиткерелде.

Светлана Илдарханова ассызыклаганча, “Без көн саен халык белән элемтәдә торабыз, барлык конструктив тәкъдимнәрне игътибарга алабыз һәм кызыксындырган сорауларны җентекләп эшкәртәбез. Бу – безнең шәһәрнең үсеше һәм чәчәк атуы хакына ышанычлы мөнәсәбәтләр төзүнең бердәнбер дөрес формуласы”.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^