37 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Его Гришин «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча XIII республика олимпиадасында абсолют җиңүче булды. Кулланучылар базарын яхшы белүче исеме өчен Татарстанның төрле районнарыннан 8 меңнән артык укучы көрәште.
Түбән Каманың тагын ике вәкиле махсус номинациядә билгеләнде: «Кулланучылар законнарын өйрәнүдәге уңышлары өчен» 36 нчы мәктәп укучылары Александр Шеронов һәм Яна Спирчина бүләкләнде. Аларның остазларына да рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Хаммат Фәнур һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов укучыларны һәм педагогларны шәхсән котладылар, аларга лаеклы бүләкләр тапшырдылар.
«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада өлкән сыйныф укучылары арасында уза. Быел җиңүчеләр өч конкурс этабын узганнан соң билгеләнде: тест, эссе язу һәм әңгәмә.

