Түбән Кама районы 2024-2025 ел йомгаклары буенча «Иң яхшы муниципаль район» номинациясендә җиңүче дип табылды. Казанда «Мәктәп экопатруле» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр, яшь экологлар иң көчлеләр рәтенә керде.
«Мәктәп экопатруле» проекты ел дәвамында санкцияләнмәгән чүплекләрне теркәгән һәм ТР Экология министрлыгы белгечләренә хокук бозуларны тиз арада бетерергә ярдәм иткән укучыларны берләштерә.
Түбән Камадан җиңүчеләр:
«Иң актив укучы» номинациясе
1. Сәлахетдинов Ринат, 10 «Г», Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия
2. Әхтәмова Айзилә, 6 класс, Югары Чаллы урта мәктәбе
3. Фәттахов Рамазан, 9 «Б», Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия
«Иң актив мәктәп» номинациясендә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия җиңде.
Түбәнкамалыларны котлыйбыз һәм яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!

