ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама кадетлары – «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының төбәк этабы җиңүчеләре
Безнең җиңүләр
  • 22 Май 2025 - 09:06
  • Караулар: 62

Түбән Камадан Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы кадетлары «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының төбәк этабында җиңү яулады. Финалда бөтен Татарстаннан 20 командадан 200 иң яхшы катнашучы көч сынашты.

Уен җитәкчесе Александр Игошин сүзләренчә, катнашуга барлыгы 100 меңнән артык кеше гариза биргән. Сайлап алу берничә этапта узды — локаль ярышлардан алып шәһәр һәм район турнирларына кадәр. Командаларны өч яшь төркеменә бүлгәннәр: 11-13 яшь, 14-17 яшь һәм 18-21 яшьлек көллият студентлары.

   Нижнекамские кадеты – победители регионального этапа военно-патриотической игры «Зарница 2.0»

Финал ярышлары Казан югары танк команда училищесы полигонында узды. Катнашучыларга, политруклар, командирлар, саперлар, хәрби корреспондентлар, медиклар, пилотсыз очкыч аппаратлары операторлары һәм штурмовиклар ролен үз өстенә алып, стандарт булмаган биремнәрне үтәргә кирәк иде. Мондый формат балаларга тактик күнекмәләр, креативлык һәм тапкырлык күрсәтергә мөмкинлек бирде.

    Нижнекамские кадеты – победители регионального этапа военно-патриотической игры «Зарница 2.0»

Татарстаннан җиңүчеләр, Түбән Кама кадетларын да кертеп, «Аҗаган»ның бөтенроссия этабында республика исеменнән чыгыш ясаячак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^