ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яңа автобус маршрутка чыкты
Транспорт
  • 02 Ноябрь 2020 - 16:27
  • Караулар: 49
Дүшәмбе, 2 ноябрьдә, НКЦ янындагы автобус мәйданчыгында 59 нчы номерлы яңа автобусны маршрутка чыгару тантанасы узды. Анда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре һәм  пассажирлар ташучы компания вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерик, автобуслар сатып алу – Түбән Камада дәвам итә торган транспорт реформасы кысаларында яңа маршрут челтәре эшли башлаганчы җәмәгать транспорты эшен яхшыртырга тиешле аерым чараларның берсе. Пассажирлар ташу өчен транспортны «Альбатрос» компаниясе сатып алган. Бу - «Уңайлы мохит» таләпләренә җавап бирә торган заманча автобуслар.

«Әлеге автобуслар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, шулай ук коляскада кечкенә балалары булган ата - аналарга хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә, - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов. - Хәзер бу автобусны сыныйлар, аның техник мөмкинлекләрен, ташу сәләтен, мобильлеген карыйлар. Ел ахырына кадәр маршрутка тагын бер шундый автобус чыгарылачак». 

«Альбатрос» транспорт компаниясе директоры Хәмзә Миңнебаев билгеләп үткәнчә, компания кадрларга кытлык кичерә. «Эш шунда ки, бездә автобуслар бар,  машина йөртүчеләр җитми. Без автобус йөртүчеләрне һәм кондукторларны тулы социаль пакет белән рәсми рәвештә эшкә урнаштыра алабыз, шуңа күрә Д категорияле һәм өч елдан да ким булмаган машина йөртү стажы булган йөртүчеләргә без бик шат булачакбыз».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*