ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Халык соравы буенча: Түбән Камада яңартылган Шинчылар проспектында борылыш өстәделәр
Транспорт
  • 22 Октябрь 2020 - 15:28
  • Караулар: 44
Түбән Камада Шинчылар проспектындагы фитнес үзәге каршында җөп яктан так якка борылыш ясадылар.

Исегезгә төшерәбез, бу хакта җирле телеканалдагы «Башлык белән турыдан-туры элемтә» программасы барышында түбәнкамалы сорады. Динар Айдар Метшинга автомобильчеләргә, хәзерге хәрәкәт схемасы булганда, өйгә кайтып җитү уңайсыз булуына зарланды. «Бакый Урманче урамы ягыннан өйгә кайтканда, безнең йортларда яшәүчеләр трамвай юлын һәм машиналар күп йөри торган Шинчылар пр. – Вахитов пр. юл чатын ике тапкыр үтәргә тиеш», - дип аныклады Динар.

Җавап итеп, шәһәр башлыгы түбәнкамалыга шәхсән очрашырга һәм проблемалы участокны бергәләп карарга тәкъдим итте. Шул вакытта бу борылыш мәсьәләсе уңай хәл ителде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*