ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
12 июльдә спорт чарасы уздырылу сәбәпле транспорт хәрәкәте үзгәрәчәк
Транспорт
  • 09 Июль 2025 - 15:52
  • Караулар: 217

2025 елның 12 июлендә "Түбән Кама ярыммарафоны — 2025" җиңел атлетика чарасын уздыру сәбәпле, иртәнге сәгать 06:00 дән йөгерү тәмамланганчыга кадәр шәһәрнең җәмәгать транспорты эшенә вакытлыча үзгәрешләр кертеләчәк.

Түбәндәге автобус маршрутлары чара уздыру чорына ябылачак:

- 10 нчы маршрут

- 5 нче маршрут

- 5 «А» маршрут

- 55 нче маршрут

Үзгәртелгән маршрутлар:

56 нчы маршрут: Автовокзал → Вокзал урамы → Химиклар проспекты → Җиңүнең 30 еллыгы урамы → Төзүчеләр проспекты → Тынычлык проспекты → 2 нче шәһәр хастаханәсе → Мурадьян урамы → Урман урамы → Бызов урамы → 2 нче шәһәр хастаханәсе → Тынычлык проспекты → алга таба гадәти маршрут буенча бару.

30 нчы маршрут: Төзүчеләр проспекты → Тынычлык проспекты → Бакый Урманче урамы → Шинчылар проспекты → «Шинчылар проспекты» тукталышы → борылыш → Менделеев урамы ("Бызов базары") → 2 нче шәһәр хастаханәсе → Тынычлык проспекты → алга таба гадәти маршрут буенча бару.

30 нчы «А» маршруты: НКЦ → Төзүчеләр проспекты → Тынычлык проспекты → 2 нче шәһәр хастаханәсе → Менделеев урамы («Каенкай кибете», уңга борылыш) → Шинчылар проспекты → Бакый Урманче урамы → Тынычлык проспекты 73 → Төзүчеләр проспекты → алга таба гадәти маршрут буенча бару.

Күрсәтелгән көнне шәһәр буенча сәяхәтләрне һәм хәрәкәтләрне планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуыгызны сорыйбыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^