ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды
Илкүләм проектлар
  • 02 Октябрь 2020 - 13:46
  • Караулар: 142

Түбән Каманың «Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды. Яңа остаханәдә булачак математиклар шөгыльләнәчәк. Аны ачу «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Расширяем «Кванториум»: в Нижнекамске школьники будут бесплатно обучаться языкам Scratch и Python

Ачылу тантанасында катнашкан Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина барысын да көтеп алынган вакыйга белән котлады һәм бары тик алга гына баруларын гына теләде. Математика остаханәсендә 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге 300 бала Scratch, Python, HTML юнәлешләрендә программалаштыру, мультимедиа кушымталар эшләү, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык архитектурасы, челтәр һәм системалы идарә итү һ. б. тармаклар буенча белем алачак.

Тантанада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа формаларын үстерү фонды вәкиле Диана Лысенко да катнашты. Ул балаларның иҗатта янып яшәүләрен теләде.

Расширяем «Кванториум»: в Нижнекамске школьники будут бесплатно обучаться языкам Scratch и Python

Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Роберт Талипов билгеләп үткәнчә, остаханә ачу шәһәр өчен цифрлаштыру өлкәсендә зур әһәмияткә ия. «Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кадрлар үстерү традицияләре дәвам итүе бик яхшы. Кадрларны безгә уку йортлары бирер дип ышанабыз», - диде ул.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*