ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Илкүләм проектлар - гамәлдә
Илкүләм проектлар
  • 22 Июль 2020 - 09:47
  • Караулар: 41

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 9,9 млрд сумлык чаралар финансланган, бу 2020 елга планлаштырылган бюджетның 36,5%ын тәшкил итә.

2020 елга илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 27,2 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла. Шуларның 18,8 млрд сумы – федераль бюджеттан, 8,4 млрд сумы республика бюджетыннан биреләчәк.

Бүгенге көндә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча башкарылган эшләр дәрәҗәсе югары бәяләнә. Аны гамәлгә ашыру өчен, Татарстанда 839,22 млн сум юнәлдерелгән. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарларга, шул исәптән фермерларга да, 835,17 млн сумлык мөлкәт, финанс һәм белем бирү ярдәме күрсәтелгән. «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проекты кысаларында эшкуарларның иң күп өлеше (6000гә якын) ярдәм алган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар