ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың 1 нче балалар сәнгать мәктәбен ремонтлауга керештеләр
Илкүләм проектлар
  • 17 Июнь 2020 - 14:50
  • Караулар: 130
Түбән Каманың 1 нче балалар сәнгать мәктәбен ремонтлауга керештеләр. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча ремонтка 39 млн 940 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Бу суммага 1 сентябрьгә бинаның тышын һәм эчке бүлмәләрен ремонтлаячаклар. "Эстетика тулысынча үзгәрәчәк, - ди Түбән Кама муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина. - Бу - бик әһәмиятле, чөнки биредә булачак дизайнерлар, архитекторлар белем ала. Бүген алар - укучылар, ә иртәгә – чын рәссамнар. Бу мәктәп - Татарстанда иң яхшыларның берсе".

Түбән Камада сәнгать мәктәбе 1971 елда ачыла, ике бүлмәле фатирда урнашкан мәктәптә 25 укучы белем ала. Хәзер ул Бызов урамындагы элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Мәктәпкә 645 бала йөри.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*