ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама оешмаларына хезмәткәрләрне укытуга субсидия биреләчәк
Илкүләм проектлар
  • 05 Декабрь 2019 - 13:09
  • Караулар: 118
2020 елда Түбән Кама предприятиеләре һәм оешмалары эшчеләрне укыту өчен субсидия ала  яки аларны мәшгульлек үзәге аша укыта алачак.

"Демография" проекты буенча федераль һәм республика бюджетларыннан түбәндәге категория гражданнарны һөнәри әзерләү планлаштырыла:

- 50 яшьтән өлкәнрәк  хезмәткәрләр, аларның мәшгульлеген саклау максаты белән;

- халыкны эш белән тәэмин итү үзәге органнарына мөрәҗәгать иткән 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында  эш эзләүче;

- хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган,   өч яшькә кадәр баласы булган декрет ялындагы хатын-кызлар;

- мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган (0-6 яшь), хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән хатыен-кызлар.

Югарыда күрсәтелгән категориядәге түбәнкамалылар Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар (Бызов ур., 20а йорт, 302 нче кабинет). Телефон: 42-43-47.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*