ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада уналтынчы тапкыр Покрау бәйрәменә багышланган тәре йөреше узды
Диннәр һәм милләтләр
  • 14 Октябрь 2020 - 15:48
  • Караулар: 225

Бүген Түбән Камада уналтынчы тапкыр Покрау бәйрәменә багышланган тәре йөреше узды.

ФОТО: в праздник Покрова христиане прошли по Нижнекамску крестным ходом

Быел коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, тәре йөреше маршруты үзгәртелде. Йөрешкә чыгучылар ике төркемгә бүленеп, шәһәрнең ике башыннан Түбән Каманың 49 нчы микрорайонында төзелә торган чиркәү янына килде.

ФОТО: в праздник Покрова христиане прошли по Нижнекамску крестным ходом

Кызыл Чишмәдә Казан Изге Ана иконасы чиркәвеннән тәре йөреше сәгать 9 да, Олы Афанас авылында Покровский чиркәвеннән 9.30 сәгатьтә башланды. Дин тотучыларның һәр төркеме билгеләнгән пунктка үз маршрутлары белән барды. Нәтиҗәдә, йөрештә катнашучылар шәһәрнең 49 нчы микрорайонында Тынычлык проспектында төзелә торган гыйбадәтханә янында очрашты.

ФОТО: в праздник Покрова христиане прошли по Нижнекамску крестным ходом

Христианнар өчен Покрау – иң мөһим көзге бәйрәмнәрнең берсе. Ул авыл хуҗалыгы эшләренең тәмамлануы һәм кыш башлану белән бәйле.Покрау элекке заманнарда, ел фасылының бер чорында, табигать үзгәрешләренә туры китереп үткәрелә торган бәйрәм булган. Покраудан соң халык бераз ял итеп ала, кунакларга йөрешә. Бу вакытта туйлар чоры да башлана. 14 октябрь көнне туй үткәргән парлар иң бәхетлеләрдән санала, чөнки Покрау өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түшәүче булып тора.





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*