ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада тәре йөреше узачак
Диннәр һәм милләтләр
  • 12 Октябрь 2020 - 12:20
  • Караулар: 130
14 октябрьдә Түбән Камада уналтынчы тапкыр Покрау бәйрәменә багышланган тәре йөреше узачак.

С учётом мер профилактики: Покровский крестный ход в Нижнекамске пройдёт иначе

Быел коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, тәре йөреше маршруты үзгәрәчәк. Йөрешкә чыгучылар ике төркемгә бүленеп, шәһәрнең ике башыннан Түбән Каманың 49 нчы микрорайонында төзелә торган чиркәү янына киләчәк.

С учётом мер профилактики: Покровский крестный ход в Нижнекамске пройдёт иначе

Кызыл Чишмәдә Казан Изге Ана иконасы чиркәвеннән тәре йөреше сәгать 9 да, Олы Афанас авылында Покровский чиркәвеннән 9.30 сәгатьтә башлана. Дин тотучыларның һәр төркеме билгеләнгән бер пунктка үз маршрутлары белән барачак. Нәтиҗәдә, йөрештә катнашучылар шәһәрнең 49 нчы микрорайонында Тынычлык проспектында төзелә торган гыйбадәтханә янында очрашырга тиеш.

С учётом мер профилактики: Покровский крестный ход в Нижнекамске пройдёт иначе
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*