ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Видео: Түбән Камада «Верую» православие фестивале узды
Диннәр һәм милләтләр
  • 03 Сентябрь 2020 - 16:20
  • Караулар: 83

Түбән Камада «Верую» дип аталган Стахеевлар фестивале узды. Православие дине вәкилләре оештырган фестиваль быел онлайн рәвештә үтте.

Түбән Камага үз видеороликларын Мәскәү, Казан, Междуреченск, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм башка шәһәрләрдән башкаручылар җибәрде. "Минем өчен фестивальдә катнашу зур дәрәҗә, - дип мөрәҗәгать итә оештыручыларга Стахеевлар нәселеннән булган, бүгенге көндә Петербургта яшәүче Татьяна Ролич. - Сезнең ярдәм белән безнең рус мәдәнияте җыр-биюләрдә, рәссамнар һәм шагыйрьләр әсәрләрендә саклана һәм яши”.

Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий билгеләп үткәнчә, фестиваль безнең якның визит карточкасына әверелде. Сезнең игътибарга фестивальгә килгән видеоязмаларны тәкъдим итәбез.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*