ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада төзелеп килүче яңа мәчетнең стенасын өя башладылар
Диннәр һәм милләтләр
  • 18 Июнь 2020 - 08:49
  • Караулар: 62
Мәчет проектын «Форум» остаханәсе белгечләре әзерләгән. Бина корылышы гади һәм шул ук вакытта үзенчәлекле, башка мәчетләргә ошамаган. Проектлаучылар дин йортын заманча формада, матур һәм һәркем өчен уңайлы итеп төзүне вәгъдә итә.

«Евростиль» ҖЧҖ ташчылар бригадиры сүзләренә караганда, объектның үз үзенчәлекләре бар: гадәти булмаган технологик уемнар, вентиляция системасы өчен махсус штробалар һ.б. Төп бурыч - проект күләмен саклап калу.

"Ташчылар мәчет стенасын күтәрүгә керештеләр, без һава торышы, финанслау һәм илдәге гомуми вазгыять эшне көзгә тәмамларга мөмкинлек бирер дип ышанабыз, - ди үзәк мәчетнең матбугат хезмәткәре Фәнис Кадыйров. - Күп кенә түбәнкамалылар үз акчаларына сатып алынган кирпечләрнең тизрәк бина стенасына әверелүен күрергә тели. Биредә яхшылыкка өндәп, начарлыкны инкарь итәчәкләр, Хак Тәгаләгә иман китереп, кешелеклелек, тәкъвалык, Аллаһтан курку хисенә өйрәтәчәкләр".

Яңа мәчет 34 һәм 35 нче микрорайоннар янәшәсендә урнашачак. Параллелепипед рәвешендәге бинадан тыш, биредә кечерәк мәйдан да булачак, биеклеге 30 метрга җиткән аерым манара куелачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*