ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яңа мәчет төзелеше бара
Диннәр һәм милләтләр
  • 12 Декабрь 2019 - 15:46
  • Караулар: 129
Түбән Каманың 35а микрорайонында яңа мәчет төзелеше башланды. Әлегә аның нигезен салу эшләре бара.

Мәчетне төзеп чыгу өчен,  тагын 5 млн сум акча кирәк, әлегә 2 млн күләмендә акча җыелган. Бүгенге көндә 100 субай сугылган. Мәчет нигезе 321 субайдан тора.



Проектны эшләгәндә,  рәссамнар һәм архитекторлар  беренче меңьеллык ахырында төзелгән биналарга тукталганнар. Алар -  кирпеч яки таштан эшләнгән, lдиварлары табигый төстә булган монументаль биналар.Моннан тыш, проект авторлары физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар булдыру,  минимализм һәм социаль хезмәттәшлек принципларын да исәпкә алган.

Параллелепипед рәвешендәге бинадан тыш, биредә кечкенәрәк мәйдан да булачак, биеклеге 30 метрга җиткән аерым манара  куелачак. Мәчет  400 кешене сыйдыра алачак

Тулырак мәгълүматны 8 (8555) 42-08-68 телефоны буенча белергә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*