ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар машиналарын газоннарда азрак калдыра башлаган
Шәһәребез урамнары
  • 22 Май 2025 - 14:40
  • Караулар: 51

Узган ел белән чагыштырганда түбәнкамалылар автомобильләрне яшел зоналарга азрак куя башлаганнар. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының административ-техник инспекциясе баш белгече Регина Николаева уңай динамиканы билгеләп үтте.

Административ-техник инспекция бүлеге белгечләре яшел зоналарда машина кую урыннарын ачыклау буенча рейдлар үткәрә. Хокук бозуларны теркәргә «Ангелы. Айти» программа-аппарат комплексы ярдәм итә. Белгечләр әйтүенчә, атна саен 100-150 транспорт чарасы теркәлә.

Исегезгә төшерәбез: яшел зоналарда машина калдырылгач, газоннарга зыян килә, чүп-чар арта һәм бордюр ташы бозыла.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^