ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
300 дән артык сорау: Түбән Камада халык белән очрашуларга йомгак ясалды
Шәһәребез урамнары
  • 24 Февраль 2025 - 10:57
  • Караулар: 90

4 февральдән 14 февральгә кадәр Түбән Камада «Хакимият белән ачык диалог» проекты кысаларында халык белән очрашулар уздырылды. Шәһәрнең төрле микрорайоннарында барлыгы 24 шундый чара узды – аларда 3 меңнән артык түбәнкамалы катнашты. Проект нәтиҗәләре турында «эшлекле дүшәмбе»дә ТИҮС җитәкчесе вазифаларын башкаручы Елена Дрепа хәбәр итте.

Более 300 вопросов: в Нижнекамске подвели итоги встреч с населением
Бу очрашуларда халык барлыгы 331 сорау биргән – аларның бер өлеше язма рәвештә кабул ителгән. Чагыштыру өчен: узган ел алар 284 иде. Сораулар түбәндәге темаларга бүленгән: төзекләндерү (41%), торак-коммуналь хуҗалык (19%), яктырту (7%), социаль (4%) һәм башкалар.

Более 300 вопросов: в Нижнекамске подвели итоги встреч с населением

«Барлык мәсьәләләр дә алга таба эшләү һәм аларны хәл итү срокларын билгеләү өчен район башкарма комитетына тапшырылачак», – дип билгеләп үтте Елена Дрепа. Торак-коммуналь хуҗалык темасына килгәндә, март башында шәһәр микрорайоннарында идарәче компанияләрнең хисап җыелышларын уздыру планлаштырыла, дип өстәде ул.

Более 300 вопросов: в Нижнекамске подвели итоги встреч с населением

Әлеге очрашуларда шулай ук микрорайоннарның 52 кешесе сыйфатлы хезмәт һәм проблемаларга игътибарлы булулары өчен Түбән Кама муниципаль районы башлыгына, Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренә, идарәче компания һәм подряд оешмалары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.

Более 300 вопросов: в Нижнекамске подвели итоги встреч с населением

«Без бүген шәһәр халкын борчыган мәсьәләләрне аңлыйбыз. Безгә киләчәктә дә халык белән тыгыз элемтәдә булу бик мөһим. Очрашуларга рациональ чишелешләр тәкъдим итүче актив халыкның күп булуы сокландыра. Шулай ук безгә компромисс карарлар урыннарда булган территорияләрнең эчке идарәсен үстерү мөһим», – дип ассызыклады Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^