ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Казанда Түбән Камадан шәһәр һәм район Советы депутатлары торак сәясәте буенча комитет эшендә катнашты
Сәясәт
  • 21 Октябрь 2020 - 08:33
  • Караулар: 74
Түбән Камадан шәһәр һәм район Советы депутатлары Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет утырышында катнашты, анда республика бюджеты турында закон проекты каралды.

ТКХ бүлеге буенча чыгымнар турында сөйләгәндә, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслашуга 1,4 млрд сум, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү чараларын тәэмин итүгә 108,8 млн сум юнәлдерү планлаштырыла. Парклар һәм скверларны булдыру һәм төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыруга 1,7 млрд сум каралган.

Фикер алышу барышында Комитет рәисе Александр Тыгин муниципалларны киләсе елда аны финанслау, һичшиксез, дәвам итәчәк «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасын гамәлгә ашыру буенча контрольне көчәйтергә чакырды.

«Бу программа хәзерге белән чагыштырганда, күпкә зуррак социаль эффект тудырырга мөмкин иде. Без сезнең белән иҗтимагый киңлекләр мәдәнияте планкасын шулай югары күтәрдек ки, кешеләр үз ишегалларында, ким дигәндә, шундый ук шартлар тели, кайчагында хәтта яхшыракны та. Бернинди кыенлыкларга да карамастан, республика Президенты шул ук күләмдә акча бүлеп бирә», - диде Александр Тыгин.

Шулай ук ТР Дәүләт Советында Ачык ишекләр көне кысаларында ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары вәкиллекле органнарының тиешле профильле комиссияләре рәисләренә республика парламенты эшчәнлеге турында сөйләде. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин җыелучыларны депутатларның игътибар үзәгендә булган төп мәсьәләләр һәм муниципалитетларның депутатлар корпусы белән мөмкин булган хезмәттәшлек белән таныштырды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*