ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Түбән Кама – чит шәһәр түгел»: Олег Морозов Түбән Кама химия-технология институты студентлары сорауларына җавап бирде
Сәясәт
  • 19 Октябрь 2020 - 15:08
  • Караулар: 38
Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Түбән Камада Түбән Кама химия-технология институты студентлары белән очрашты һәм гражданнарны шәхси кабул итте.

Узган шимбәдә «Камский Артек» яшьләр ял үзәгендә студентлар белән очрашу булды. Балалар биредә «яшь сугышчы курсы» уздылар. Бу ел саен югары уку йорты тарафыннан беренче курс студентлары өчен үткәрелә торган чара. Студентлар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә хәрби фән нигезләрен өйрәнәләр.

Очрашу бик җылы шартларда узды. Олег Морозов яшьләргә сайлаулар ничек уздырылуы, Дәүләт Думасы ничек эшләве, законнар ничек язылуы турында сөйләде. Үз чиратында, студентлар депутаттан, Мәскәүдә яшәүче буларак, ни өчен Түбән Кама сайлау округыннан сайлануын, ни өчен баласыз кешеләргә салым кертелүен сорадылар. Моңа җавап итеп, Олег Морозов Түбән Кама аның өчен чит шәһәр түгел икәнен, әйтик, ул Кызыл Чишмәдә дамбаны реконструкцияләүгә финанс бүлеп бирүдә һәм федераль әһәмияткә ия башка мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуын сөйләде. Баласыз кешеләргә салым кертергә кирәкми, дип саный Олег Морозов, һәм бу закон проекты Дәүләт Думасына фикер алышуга чыгарылгач, аны күпчелек депутатлар хупламас, мөгаен.

Шул ук көнне Олег Морозов гражданнарны шәхси кабул итте. Түбән Кама һәм районда яшәүчеләр төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр – баланы дәвалауда ярдәм итүләрен, инвалидлар өчен шәхси гигиена чаралары бүлеп бирүне, «Тыл хезмәтчәне» статусын бирүдә ярдәм итүләрен сорадылар. Прости авылында яшәүче Рәшид Жарков торак пунктта яшәүчеләрнең өйләренә газүткәргечләр сузу процессын тизләтүне сорап мөрәҗәгать итте.

Барлык мөрәҗәгатьләр депутат тарафыннан шәһәр һәм район башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә каралды. Якын арада һәр мәсьәлә буенча карар кабул ителәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*