ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Өч дәгъвачы: бүген Түбән Камада шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайлаячаклар
Сәясәт
  • 13 Июль 2020 - 14:17
  • Караулар: 101

Бүген көннең беренче яртысында хакимият бинасында Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатуралар карау буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.

Исегезгә төшерәбез, 17 июньдә шәһәр Советы сессиясендә конкурс үткәрү турында карар кабул ителде. Документларны 22 июньнән 11 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин иде.

Конкурс комиссиясенә документлар түбәндәгеләрдән керде:

Салаватов Айрат Ринат улы - Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;

Наполов Алексей Сергеевич - Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;

Рязанов Александр Викторович – «МетаСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Минзәлә шәһәре) директорының вышкалар төзү буенча урынбасары.

Конкурста катнашу өчен барлык претендентлар да кирәкле документларны тәкъдим иттеләр. Бүген аларны Түбән Кама мэры Айдар Метшин рәислегендәге махсус комиссия өйрәнде. Шулай ук барлык претендентлар белән әңгәмә үткәрелде, аларның һәркайсы үз программасын тәкъдим итте һәм комиссия әгъзаларының сорауларына җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия Түбән Кама шәһәр Советына шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына дәгъва итүчеләр арасыннан кандидатуралар тәкъдим итә. Бүгенге комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык өч кандидатны да күрсәтергә дигән карар кабул ителде.

Шәһәр Советы сессиясе 15:00 сәгатьтә булачак, депутатлар Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында карар кабул итәчәкләр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*