ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Олег Морозов: "Онлайн сайлау сайлаучылар белән шәхси аралашуны да, тавыш бирү процедурасын да алыштырырга тиеш түгел"
Сәясәт
  • 27 Май 2020 - 15:04
  • Караулар: 88
Онлайн-тавыш бирү сайлауларның классик форматына өстәмә булырга мөмкин, ләкин ул аны алыштыра алмый. Бу хакта бүген Түбән Кама сайлау округы буенча Дәүләт Думасына өстәмә сайлауда «Бердәм Россия» праймеризында катнашкан Татарстан сенаторы Олег Морозов белдерде.

"Мин барлык процедураларның да - праймеризның да, алдагыларының да - бары онлайн-форматка гына күчүен теләмәс идем. Әгәр без пандемияне җиңеп чыктык һәм кире элемтә алу өчен сайлаучылар белән очрашабыз дип күзалласак, моны берничек тә онлайн-режимга алыштырып булмый. Минемчә, почта аша яки онлайн тавыш бирү башка процедураларга өстәмә рәвештә перспективада (бөтен дөньядагы кебек) булырга мөмкин. Әмма онлайн сайлау сайлаучылар белән шәхси аралашуны да, тавыш бирү процедурасын да алыштырырга тиеш түгел. Моннан тыш, мин сентябрь аена сайлаулар, нигездә, сайлаучының шәхси тавыш бирү форматында узар дип өметләнәм", - диде ул.

Олег Морозов парламент кабул иткән законда онлайн-формага күчү турында беркайда да әйтелмәвен белдерде. "Минем фикеремчә, беркайчан да мондый алмаштыру булмаячак һәм тавыш бирү гадәттәгечә узачак", - диде Олег Морозов.

"Бердәм Россия" праймеризының ситуацион үзәгендә журналистларга хәбәр итүләренчә, Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлауда 9 меңгә якын сайлаучы катнашкан.

Фото: БИЗНЕС Online














Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*