ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада ишегалларын төзекләндерүгә апрель-май айларында керешәчәкләр
Иҗтимагый киңлекләр
  • 24 Март 2020 - 07:15
  • Караулар: 128
Түбән Камада апрель-май айларында  111 ишегалдын төзекләндерү эшенә  керешәчәкләр. Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган проектны әзерләү турында эшлекле киңәшмәдә  Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе  Денис Баландин сөйләде.

111 ишегалды -  территориянең бер өлеше генә, якындагы өч елда 486 ишегалды төзекләндереләчәк, аларның күбесе шәһәр җирлегендә,  әмма төзекләндерү Кама Аланы бистәсе һәм авыл җирлекләренә дә кагылачак.

Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе «Безнең ишегалды» программасы халык фикерен исәпкә алып формалашуын искәртте. Күп кенә сораштырулар, очрашулар  үткәрелде.

"Апрель аенда без очрашуларның өченче этабын уздырырга планлаштырабыз, кешеләр үзләренең ишегалды территориясен төзекләндерү буенча йомгаклау дизайн-проектын раслаячак, - дип сөйләде Денис Баландин. - Өченче очрашу кысаларында без халык белән «Безнең ишегалды» программасы параметрларына кермәгән идеяләрне һәм инициативаларны тормышка ашыру өчен, финанслауда катнашу мөмкинлеге турында фикер алышырга ниятлибез. Бу этап тәмамланганнан соң, апрель-май айларында, без  турыдан-туры  ишегалларындагы эшләрне  башкаруга керешәчәкбез".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*