Түбән Камада җәй ахырына кадәр барлык парклар һәм скверларны тәртипкә китерәчәкләр - әлеге максатларга җирле бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирделәр. Хәзер ике паркта – Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү һәм «Велики» паркларында актив эш алып барыла. Ремонт барышын Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев бәяләп кайтты.
Хәзер Тукай паркында бөтен эскәмияләрне яңарталар, ватылган брусчатканы һәм бөек татар шагыйренә постаментны ремонтлыйлар. Якын арада балалар мәйданчыгына резина өслек җәю һәм уен элементларын алыштыруга керешәчәкләр. Тематик скульптураларны реставрацияләү дә планлаштырыла.
«Су Анасы» фонтанын ремонтлау түбәнкамалыларны аеруча да шатландырды. Подрядчылар касәнең борт элементларын сүткәннәр, хәзер нигезне чистарталар. Радмир Илдар улы билгеләп үткәнчә, шәһәрнең барлык фонтаннары Республика көненә торгызылачак.
«Велики» паркында өлешчә косметик ремонт уздырылды – буяу эшләре үткәрелде, кече архитектура формалары торгызылды. Хәзер шәһәр җитәкчелеге өстәмә эш күләмен билгеләде. "Без ел саен паркларыбызны һәм скверларыбызны тотуга акча бүлеп бирәчәкбез. Мондый зур хуҗалык тиешле кайгыртуны таләп итә. Быел барлык паркларны да тиешле тәртипкә китерәчәкбез. Хәзер Бердәм заказ бирүче дирекциясе базасында Парклар һәм скверлар дирекциясе төзелә, ул безнең җәмәгать киңлекләрен карап тотуны һәм тулыландыруны күзәтәчәк", - дип ассызыклады Радмир Илдар улы.

