ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Төзекләндерү өчен киңлекләр сайлау буенча тавыш бирү башланды
Иҗтимагый киңлекләр
  • 21 Апрель 2025 - 08:59
  • Караулар: 67

Түбәнкамалылар 2026 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча нинди иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерергә кирәклеген сайлый алалар. Һәр тавыш сезнең йорт янында яңа сквер яки буш урында парк барлыкка килүгә йогынты ясый ала. Сайлау түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://gorodsreda.tatar.ru/

 Шулай ук онлайн-тавыш бирүдә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында катнашырга мөмкин. 14 яшькә җиткән һәр түбәнкамалы тавыш бирә ала. Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Камада тавыш бирүдә түбәндәге территорияләр катнаша:

• “Гаилә” паркы (4 чират)

• “Сөембикә” паркы (Сөембикә һәм Кояшлы урамнары арасында)

• 28 нче микрорайондагы җәяүлеләр променады

• 17 нче һәм 18 нче микрорайоннар арасында җәяүлеләр променады

• 20 нче микрорайонда җәяүлеләр променады

• Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогындагы Сөенеч скверы (4 чират)

«Безнең ишегалды» программасы буенча тавыш бирүдә Түбән Кама районының 80 гә якын территориясе катнаша.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^