ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар төзекләндерү өчен җәмәгать киңлеген сайлый алачак
Иҗтимагый киңлекләр
  • 14 Апрель 2025 - 08:23
  • Караулар: 22

Түбәнкамалылар «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда шәһәрдә һәм районда нинди иҗтимагый киңлекләр төзергә кирәклеген билгели алачак. Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 21 апрельдә башлана һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирү махсус платформада узачак: zagorodsreda.gosuslugi.ru . Шулай ук төзекләндерү өчен пространствоны җәмәгать урыннарында волонтерлар ярдәмендә һәм «Госуслуги Решаем вместе» мобиль кушымтасында сайларга мөмкин булачак. Тавыш бирүдә 14 яшьтән зуррак гражданнар катнаша ала.

"Барлык түбәнкамалыларны да тавыш бирүгә актив кушылырга чакырам, нинди парклар һәм скверлар төзекләндерелергә, приоритетта булырга тиешлеген бергәләп билгелик!", - дип җиткерде Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников “эшлекле дүшәмбе”дә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^