Омшанка елгасы янындагы территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Комплекслы төзекләндерү предприятиесе белгечләре тарафыннан еллар буе тупланган төзелеш чүп-чары тулысынча чыгарылды.
Июнь башыннан бирле биредән 400 дән артык берәмлек КамАЗ чүп чыгарылган. Өч елдан артык су объекты территориясенә түбәнкамалылар төзелеш чүп-чарын даими рәвештә чыгарып, шәһәр яны табигатен бетергән, шуңа күрә Омшанка елгасы да саеккан.
«Чүп чыгару буенча эшне башлаганда, чүп төялгән машиналар да килә башлады. Юл янында иске покрышкалар һәм төзелеш материаллары да калдырып киттеләр, - диде комплекслы төзекләндерү предприятиесе җитәкчесе Рафаэль Демидов. - Эш башланыр алдыннан экологлар белән бергә биредә тулы ревизия үткәрелде. Хәзер җир өслеген тигезләү өчен грунт кайтарыла, ә аннан соң – кара туфрак: анда үлән чәчеләчәк һәм каен, юкә һәм ылыслы агачлар утыртылачак».
«Без эшне башладык, ләкин бу максатларга программа каралмаган. Территорияне чистарту шәһәр хакимияте һәм комплекслы төзекләндерү предприятиесе инициативасы белән оештырыла. Киләсе атнада машиналар киләчәк һәм күлне чүп-чардан, пычрактан чистарту башланачак», - дип ачыклый Рафаэль Демидов.
Бу эш ике айга якын дәвам итәчәк. Эшләр һава торышына һәм ресурсларга бәйле. Шулай ук Сүбәләк трассасын агачлардан чистарту һәм агач ябалдашларын формалаштыру эшләре дә узачак. Хәзер агачлар артык үсте, шуңа күрә вакытында эшне башламасаң, алар сыначак. Агачларны эшкәрткәннән соң, юлдан табигый объект ачылачак.
Участок буенча уза торган торбалар геопластика белән ябылачак: бу эшләр калкулыклар яки тау корып, рельеф булдыру өчен эшләнелә . Ландшафтлы геопластика функциональ әһәмияткә ия, шулай ук участокны да үзгәртәчәк.
«Бу - шәһәргә керү капкасы. Кунакларны матур табигать каршы алсын иде. Бу-табигый урман паркы өчен идеаль урын. Ике елдан биредә яшел җәннәт почмагы булачак», - дип ассызыклады Рафаэль Демидов.
Моннан тыш, эш барышында белгечләр тарафыннан чишмә табылган. Киләчәктә аны чистарту һәм төзекләндерү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, шәһәргә керү юлларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр түбәнкамалылардан «Шәһәр карарлары бюросы» на да килде.

