ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада шин производствосы ветераны Вера Зеленованы соңгы юлга озаттылар
Сәнәгать
  • 16 Ноябрь 2020 - 14:00
  • Караулар: 74

Бүген Түбән Камада шин производствосы ветераны, Түбән Кама шин заводы үзәк лабораториясенең элеккеге җитәкчесе Вера Никитична Зеленованы соңгы юлга озаттылар. Ул, озакка сузылган авырудан соң, шимбә, 14 ноябрьдә вафат булды.

Вера Зеленованы шәһәр зиратында ире кабере янәшәсендә җирләделәр.

В Нижнекамске простились с ветераном АО «Нижнекамскшина» Верой Зеленовой 

Вера Никитична 1932 елда Ленинград өлкәсенең Кронштадт шәһәрендә туа. Югары белемне М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү институтында химия технологиясе юнәлеше буенча ала, шунда булачак ире -   киләчәктә республиканың шин тармагына нигез салучы Николай Александрович Зеленов белән таныша. 1955 елның октябрендә, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Вера Никитична (ул чагында инде кияүдә була) юллама буенча Воронежга китә: авиация заводында, шин заводының үзәк лабораториясендә эшли.

В. Н.Зеленованың Түбән Камада хезмәт эшчәнлеге 1971 елда,   Николай Александрович биредә төзелә торган шин заводы директоры итеп билгеләнгәч башлана. Воронеж шин заводында тәҗрибә туплаган Вера Никитична заводның үзәк лабораториясен җитәкли.

Ул чакта заводның үзәк лабораториясен ачу – Түбән Кама шинчылары алдындагы катлаулы, мөһим бурыч санала. В. Н.Зеленова җитәкчелегендә һәм аның катнашында лаборатория төзелә, кирәкле җиһазлар сатып алына, кадрлар сайлана.

Вера Никитична Зеленова 2002 елда лаеклы ялга чыга, әмма Түбән Кама шин производствосы эшчәнлеге турында һәрчак кайгыртып яши.

Шин сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, В. Н.Зеленовага Халыклар дуслыгы ордены, ВДНХның бронза медале, мактау грамоталары бирелә. Ул «ТАССРның Атказанган химигы», «РСФСРның Атказанган химигы», «Россия Федерациясенең Мактаулы химигы» исемнәренә ия, шин производствосы ветераны.

В Нижнекамске простились с ветераном АО «Нижнекамскшина» Верой Зеленовой 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль район Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советы, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетлары Вера Никитична Зеленованың вафаты сәбәпле, аның туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

«Татнефть» төркеменең KAMA TYRES шин бизнесы меңләгән коллективы да Вера Никитична Зеленованың туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*