ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Биологик чистарту корылмаларында сәнәгать агынтыларын чистартуның яңа технологияләре сынала
Сәнәгать
  • 28 Октябрь 2020 - 10:03
  • Караулар: 72
«Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең биологик чистарту корылмаларында агынтыларны чистартып бетерү буенча яңа җайланма тәҗрибә-сынау уза.


Әлеге проектны гамәлгә ашыру белән БЧК (БОС) белгечләре һәм җайланманы эшләүче Мәскәү компаниясе белгечләре бергә шөгыльләнә. Тәкъдим ителгән җиһазлар, аларны табигый сулыкка чыгарыр алдыннан, агынтыларны катлаулы күпкатлы чистарту процессындагы соңгы этап өчен билгеләнгән. БЧКда бу процесс кыса-өелмә фильтрларында агынтыларны чистартып бетерү төенендә уза. Әлеге участок 1978 елда файдалануга тапшырылган.

Чистарту нәтиҗәлелеге канәгатьләнерлек. Шуңа да карамастан, чистартылган агынтыларны балык хуҗалыгы әһәмиятендәге елгалар акваториясенә агызу өчен таләпләрнең катгыйлануы сәбәпле, агынтыларны чистартуның финал күрсәткечләренә иң катгый таләпләр куела. Шуңа күрә нефть химиячеләре агынтыларны чистартып бетерү сыйфатын арттыру өчен яңа җайланманы гамәлгә кертергә карар кылдылар.


Октябрь аенда БЧК чистарту төенендә сынау узды. Җайланма микрофильтрация принцибы буенча эшли. Яңа, бик нәтиҗәле технология агынтыны сулыкларга агызу өчен рөхсәт ителгән концентрация таләпләре куелган нормативларга кадәр чистартырга мөмкинлек бирә. Бу инде хәзер үк БЧК һәм НТЦ лабораторияләре үткәргән анализ нәтиҗәләре белән расланган.


Бу мобиль җайланма, фосфатлар, аммоний һәм башка матдәләр микъдарын киметү өчен коагулянтлар өстәп, иң югары, минималь һәм урта йөкләнеш вакытында төрле режимнарда сыналган.


Тәҗрибә-сынау нәтиҗәләре буенча, әлеге җиһазларны «Түбән Кама Нефтехим» алга таба БЧКна кертү өчен куллануның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы ачыкланачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*