ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама аръягында югары басымлы газүткәргеч төзү планлаштырыла
Сәнәгать
  • 24 Сентябрь 2020 - 12:43
  • Караулар: 95

Объект елга аша Алабуганың 2 нче ГРСын Түбән Кама сәнәгать узелы белән тоташтырачак.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында шул хакта килешү төзелгән. Мәгълүматны БИЗНЕС Online җиткерә.

Объектны төзү һәм киләчәктә эксплуатациягә кертү өчен «Газ-транспорт компаниясе» ҖЧҖ җаваплы. Газүткәргечнең озынлыгы - 29,5 км, диаметры - 1,2 метр.

Документ сәнәгать тармагы кулланучыларын табигый газ белән тәэмин итү күләмен арттыру, аның ышанычлылыгын үстерү, Түбән Кама сәнәгать узелының газ белән тәэмин итү системасында чикләүләр булганда, ягулыкның резерв төрләрен куллануны киметү максатларында имзаланган.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*