ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада карданлы валлар җитештерелә башларга мөмкин
Сәнәгать
  • 07 Август 2020 - 10:29
  • Караулар: 35
Түбән Камада карданлы валлар җитештерү производствосы барлыкка килергә мөмкин. Читтән бары тик крестовина гына кертеләчәк, калганнарын «Ростар» заводында җыярга планлаштыралар.

Мондый планнар кичә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы каршындагы Инвестицион советта яңгырады. Проектта Казанның RSR фирмасыннан тыш, Кытайның Fawer компаниясе дә катнаша.

Карданлы валлар йөк машиналары өчен җитештереләчәк, «Камаз» аларны әлегә Кытайда сатып ала, ә ел ахырына әлеге җитештерү линиясен Түбән Камага күчерергә телиләр, биредә елына 130-260 мең вал җитештереләчәк.

Кертемнәр 270 млн сум тәшкил итәчәк, гамәлгә кертү вакыты – 2022 ел, түбәнкамалылар өчен яңа эш урыннары саны – 113.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*