ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама сәнәгать зонасында Хәрби дан музее ачылды
Сәнәгать
  • 26 Июнь 2020 - 09:00
  • Караулар: 126
Түбән Кама сәнәгать зонасында «Нефтехимик» хәрби-патриотик клубы ачылды, анда Хәрби дан музее да бар. Тантанада «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов һәм «Түбән Кама Нефтехим» генераль директоры Айрат Сафин катнашты.

Музей эзләнү отряды командиры Ольга Ланцова инициативасы белән оештырылган. Бина өчен файдаланылмый торган объектлар җайлаштырылган, аларда яңадан планлаштыру һәм капиталь ремонт үткәрелгән. Хәзер биредә Бөек Ватан сугышы башлануга, хәрби экспозициягә багышланган заллар, эзтабарлар өчен уку залы урнашкан.

Музейда тәкъдим ителгән экспонатларның күп өлеше - чын уникаль табылдыклар. Аларны «Нефтехимик» отряды эзтабарлары каты сугыш барган урыннарда эзләнү экспедицияләре вакытында тапкан. Отряд 15 ел эзләү эшчәнлеге алып бара, бу вакыт эчендә 800дән артык сугышчының җәсәде табылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*