ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама предприятиесе Мәскәүдә металлургия күргәзмәсендә катнаша
Сәнәгать
  • 14 Ноябрь 2019 - 15:12
  • Караулар: 141
Мәскәүдә "Металл-Экспо'2019"  25 нче халыкара металлургия күргәзмәсе ачылды. Анда дөньяның 35 иленнән 550 компания катнаша, алар арасында Түбән Каманың  "Камасталь" предприятиесе дә бар.

Күргәзмәдә металлургия компанияләре, торба җитештерү һәм метиз продукциясе предприятиеләре, төсле металл  җитештерүчеләр һәм металл продукциясе белән тәэмин итүчеләр эшлекле элемтәләрен ныгытып,  заказчылар белән хезмәттәшлекләрен җайга салачак.   "Камасталь"  стенды   халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә урын алган.


 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*