СИБУР, AK&m рейтинг агентлыгы тарафыннан бастырылган Россиянең иң эре компанияләренең фәнни-техник үсеше рейтингында иң югары урынны алып, инновацион икътисад лидеры статусын раслады.
Компаниянең бөтен Россия буенча 10 фәнни-тикшеренү үзәге бар, шуларның берсе Түбән Камада урнашкан.
Узган ел «Түбән Кама ПолиЛаб»ы белгечләре 12 яңа тармак чишелеше – махсус маркалар һәм 2030 елга кадәр 350 мең тоннадан артык потенциаллы синтетик материаллар куллану нишаларын үстерү өчен чишелешләр эшләгән. Шулай ук Россия автосәнәгате өчен импортны алмаштыру кысаларында «Түбән Кама ПолиЛаб»ы белгечләре резина катнашмаларында импорт табигый каучукны СИБУР продукт портфеленнән үзебезнең синтетик изопрен каучук СКИ-970 каучугына алыштырырга мөмкинлек бирә торган рецептуралы чишелешләр эшләделәр.

