СИБУР хезмәткәрләрнең XIII волонтерлык проектларының конкурсына йомгак ясады. 2026 елда «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасына грант ярдәме белән корпоратив волонтерлар 24 шәһәрдә 90 инициативаны тормышка ашыра. Компаниягә шулай ук «Түбән Кама Нефтехим» волонтерларының 7 ирекле проекты да ярдәм итте.
Быел гамәлгә ашырыла торган проектлар арасында Альбина Сабитова һәм Кристина Бушеневаның «Әни белән бергә» һәм Ренат Нигъмәтуллинның «Файдалы экотурнир» проектлары бар. «Түбән Кама Нефтехим» волонтерлары яңа проектлар да тәкъдим иттеләр: Павел Коврижин «Йорт - тәртиптә» проекты, Наталья Нигъмәтҗанова «Иҗат экоформуласы» белән җиңде, Алена Никифорова «Спорт мәйданчыгы» проектын гамәлгә ашыруда ярдәм алды.
Быел «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәре Юлия Сильченко берьюлы ике проектны тормышка ашыра: «Безнең ишегалды уеннары» һәм «Чиста киләчәк – бүгенге чиста көн».
Конкурс комиссиясе каравына СИБУРның 27 шәһәреннән 163 гариза килгән. Җиңүче проектларны гамәлгә ашыру 2026 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

