СИБУР Россиядә һәм БДБ илләрендә беренче тапкыр гексен җитештерүдә әзер продукциянең тест партиясен алды. Хәзер Түбән Кама производствосы эшләтеп җибәрү-көйләү режимында эшли, агымдагы елның өченче кварталы дәвамында проект куәтен этаплап җыюга күчү планлаштырыла.
Җайланма этилен куллану чылбырына кертеләчәк һәм, ресурсларның максималь нәтиҗәлелеген тәэмин итеп, «Түбән Кама Нефтехим»ның яңа ЭП-600 комплексы чималын кулланачак. Яңа производство корпоратив галимнәр һәм проектлаучылар тарафыннан эшләнгән СИБУРның үз технологиясе нигезендә төзелгән. Гексен җитештерүдә Россия җиһазларының локальләшү дәрәҗәсе 88% ка җитә, ә проектка инвестицияләр күләме 28,5 млрд сум тәшкил иткән.
Гексен җитештерүдә Түбән Кама сәнәгать зонасы территориясендә беренче ябык типтагы факел монтажланган. Мондый системаның тавышы азрак, ис чыкмый һәм һавада ачык ялкын януын барлыкка китерми, экологик йогынтының минималь күрсәткечләренә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Елына 50 мең тоннадан артык куәтле уникаль җайланманы эшләтеп җибәрү СИБУРның эчке ихтыяҗларын гына тәэмин итеп калмыйча, Россия һәм БДБ базарларының полимер тармагы өчен әлеге стратегик мөһим компонентка ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәчәк. Җитештерү күләме елына 3 млн тоннадан артык премиаль маркалы полиэтилен җитештерү өчен җитәрлек.

