ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Тыл хезмәтчәне Рокыя Гайнуллинага 95 яшь тулды
Шәһәрдәш
  • 14 Сентябрь 2020 - 15:14
  • Караулар: 75

Түбән Камада яшәүче тыл хезмәтчәне Рокыя Гайнуллина үзенең 95 яшьлеген каршылый. Аны котларга туганнары, якыннары, муниципалитет, социаль хезмәт вәкилләре килде.

Рокыя Гаяз кызы Аксубай районының Иске Татар Адәмсуы авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли.

Түбән Камага ул 1972 елда күченеп килә. Ире Гыйсмәт Гайфулла улы белән өч бала үстергәннәр, 3 оныклары бар.

Рокыя апа «1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*