ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Юбилярларны котлыйбыз
Шәһәрдәш
  • 09 Сентябрь 2020 - 15:54
  • Караулар: 59
Бүген Түбән Камада ике тыл хезмәтчәне - Логинова Татьяна һәм Надежда Шалафеевалар үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Аларны котларга туганнары һәм якыннары, муниципалитет, социаль хезмәт вәкилләре килде.

Татьяна Михайловна Аксубай районының Югары Баланда авылында туа.


1941 елда әтисе сугышка китә, әнисенә алар биш бала калалар. Сугыш елларында Татьяна Михайловна 12 яшеннән колхозда эшли. Фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән.

1981 елга кадәр авылда яши, мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. Соңыннан Түбән Камага күченеп, 25 елдан артык ТКХ өлкәсендә эшләгән, «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем белән бүләкләнгән.

Ире Владимир Леонидович белән өч бала үстергәннәр.Татьяна Михайловнаның җиде оныгы бар.


Надежда Федоровна Ширәмәт районы Сүбәләк авылында туа. 12 яшеннән колхозда эшли, мәктәптә укуын дәвам итә.

Сугыштан соңгы елларда ул озак вакытлар авыр шартларда мәктәптә пешекче булып эшли. Түбән Камага 1976 елда гаиләсе белән күченеп килә.

Лаеклы ялга чыкканчы, күп еллар шин предприятиесендә эшләгән. Ире Леонид Алексеевич белән ике бала үстергәннәр.

«1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә ия.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*