ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Юбилярны хөрмәтләп
Шәһәрдәш
  • 07 Сентябрь 2020 - 16:00
  • Караулар: 80
Бүген тыл хезмәтчәне Прасковья Рогозинаның  90 яшьлек юбилее. Аны котларга туганнары һәм якыннары, муниципалитет, социаль хезмәт вәкилләре килде.

Прасковья Кузьминична Лаеш районының Березовка авылында туа, анда утыз елдан артык яши.

Хезмәт юлын ул иртә яшьтә башлаган. Авыр сугыш елларында колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь  хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.

Прасковья Кузьминична Түбән Камага 1965 елда күчеп килә, гаиләсе белән бергә башта Төзүчеләр бистәсендә яши, шуннан соң яңа йорттан фатир ала.

Ире Иван Максимович белән ике бала  үстергәннәр, оныклары бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*