ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Татьяна Афиногентова Түбән Кама ковид-госпиталенең кызыл зонасында ике атналык сменасын тәмамлаган
Шәһәрдәш
  • 05 Август 2020 - 12:30
  • Караулар: 42
Балалар хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Татьяна Афиногентова  Түбән Кама ковид-госпиталенең кызыл зонасында ике атналык сменасын   тәмамлаган.


"Күптән госпитальгә эләгергә теләгән идем, мөмкинлек тууга ук, риза булдым. Хезмәттәшләремә, пациентларга ярдәм итәсе, бу афәткә каршы көрәштә кулдан килгәнчә өлеш кертәсем килде. Ирем, балаларым, туганнарым да каршы булды, шуңа күрә миңа үз ниятемне ныклап аңлатырга туры килде, әмма хәзер барысы да артта калды. Иремкүптән түгел минем белән горурлануын әйтте. Барысы да мин күз алыма китергәнчә иде. Нигездә, авыручылар - өлкән кешеләр. Кемнеңдер хәле җиңеләйсә, сөенә идек".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*