ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Медицина ветераны Лия Курмаевага 90 яшь тулды
Шәһәрдәш
  • 07 Июль 2020 - 14:50
  • Караулар: 106
Бүген тыл хезмәтчәне, медицина ветераны Лия Курмаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга туганнары һәм якыннары, хакимият, сәламәтлек саклау идарәсе һәм социаль хезмәт вәкилләре килде.

 Лия Габделхак кызы Саратов өлкәсе Верхазовка авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли.

Сугыштан соңгы елларда Саратов шәһәрендә фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлый, белгечлеге буенча бала тудыру йортында эшли. Соңрак Казан дәүләт медицина университетына укырга керә.

Берничә ел Саратов өлкәсендә медицина пункты мөдире, соңрак Казанда шәфкать туташы булып эшли. 1959 - 1965 елларда Үзбәкстанда яши, анда табиб булып эшли.

Түбән Камага Лия Габделхак кызы 1965 елда күчеп килә. Шәһәрнең беренче табиб-дерматовенерологы була. Ул шәһәрнең дерматология хезмәтен үстерүгә зур өлеш кертә.

 Лия Габделхак кызы лаеклы ялга 1985 елда чыга, әмма тагын 13 елын яраткан һөнәренә багышлый. Барлыгы 50 елдан артык медицина тармагында  хезмәт куя.

Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән,  «Хезмәт ветераны» исеменә ия.

"Онытмавыгыз өчен рәхмәт, Ходай һәрберегезгә сәламәтлек биреп, минем яшемә җитәргә язсын", - ди  Лия Габделхаковна.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*